Быел Татарстан педагогларының август конференциясе Лаешта уза
Быел педагогларның традицион август конференциясе 21 августта шәһәр тибындагы Лаеш бистәсендә узачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, “Татарстан Республикасының көндәшлеккә сәләтлелегенең нигезе буларак – сыйфатлы белем” дип аталган җыенында муниципаль районнар, шәһәр округлары башлыклары, аларның урынбасарлары, мәгариф идарәләре (бүлекләре), уку йортлары һәм предриятиеләр җитәкчеләре катнаша.
Киңәшмәдә республиканың белем бирү системасын үстерү, һөнәри белемне яңарту, Татарстанда киләсе уку елында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышу көтелә. Шулай ук белем бирү учреждениеләре һәм “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында уздырылган бәйгедә җиңүче укытучылар катнашында республика Интернет-форумы да оештырыла.
Конференция кысаларында 2008 елның 7-20 август көннәрендә Казанда, Менделеевск, Саба һәм Кукмара муниципаль районнарында, Түбән Кама шәһәрендә секция утырышлары узачак.
Чыганак: Татар-информ