Үлгән кешене 24 сәгать үткәннән соң яңадан терелтеп булачак
3 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Үлгән кешене 24 сәгать үткәннән соң яңадан терелтеп булачак, дип фараз итәләр хәзерге заман табиб-реаниматологлары. Тик гадәти тормышка әлеге «могҗиза» 20 елдан соң гына кереп китәчәк.
Интенсив терапия табибы Сэм Парниа (Sam Parnia) сүзләре буенча фәндәге казанышлар тиздән кешене тормышка хәтта 12 яки бер тәүлек үлгәннән соң кайтарып булачак.
Әгәрдә прогресс шушы өлкәдә киләчәктә дә шулай үссә, алга киткән илләр реаниматологлары өчен бу казаныш кеше тормышында гадәти хәлгә керәчәк.