Германия татарларының традицион көзге җыенында халык рәссамы Бакый Урманче иҗаты шәрехләнә, “Бибинур” фильмы күрсәтелә
11 август кичке сәгать 4тә Майндагы Франкфуртта (Senioren Treff OASI, Albanusstraße 3, Frankfurt Höchst) Германия татарларның традицион көзге җыены башлана. Көзге җыенның максаты - Европа һәм аеруча Германия татарларын бергә туплау, туган телдә аралашу, милли үзаңны арттыру.
Оештыручылар бу юлы нәкышьче, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче (1897-1990) иҗаты, татар халкы үзенчәлекләре белән якыннан танышуны отышлы санаган. Шулай ук халкыбызның милли тамырларына кайту мөһимлеге турындагы “Бибинур” фильмының өзекләрен күрсәтү дә күздә тотыла, дип “Татар-информ”га белдерә Германиядәге татарларның “Tatarlar deutschland” бергәлеге.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru