Зәй колледжында бюджет урыннары кимеми
Зәйнең политехник колледжында укырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул итү 15 августка кадәр дәвам итә. Колледж җитәкчелеге белдерүенчә, 1 августка уку йорты 127 гариза кабул иткән. Колледж урта һөнәри белем бирү базасында уку өчен абитуриентларны түбәндәге белгечлекләр алырга чакыра: йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы, коммерция, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, икътисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы, компьютер системалары һәм комплекслар. Башлангыч һөнәри белем алырга теләүчеләр биредә авыл хуҗалыгы өчен тракторчы-машинист, пешекче, кондитер, эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән), станокчы (металл эшкәртү) белгечләрен үзләштерә ала.
Гариза бирүчеләрнең күпчелеге йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы һәм электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтүбелгечлекләрен сайлый. Коммерция, йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы белгечлекләре – яңалардан. Уку срогы – 2 ел һәм 10 ай. Йорт һәм комплекслы хуҗалык сервисы белгечлеге буенча уку бары тик бюджет нигезендә. Әлеге белгечлекләргә студентлар төркеме тупланып килә. Чөнки хезмәт базарында әлеге белгечлекләргә ихтыяҗ зур.
Абитуриентлар кабул итүнең быелгы үзенчәлеге шунда – укырга керү өчен сынап карау булмау, әмма аттестатның уртача баллы исәпкә алына. Тулаем яңа уку елында 137 бюджет урыны карала, ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, кабул итү комиссиясе сәркатибы урынбасары Елена Горшенина.
Бу хакта “Зәй офыклары” газетасы яза.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru