Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның юбилей кичәсе
Өстәл артында мәктәпнең беренче директоры ролендәге укытучы утыра. Өстәл өстендә телефон, китаплар, блокнот, календарьда "Март, 1996 ел" дип язылган, Директор нидер яза. Ике укытучы сөйләшә-сөйләшә зал буйлап киләләр. Шушы вакытта сәхнә артыннан укыла:
- Бу изге эшкә бик теләп Чаллы каласы алына. Тәвәккәл, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче, җитди җитәкче кирәк була һәм бу зур бурыч бу сыйфатларның барысына да ия булган Яруллин Илдар Мәхмүт улына йөкләнә. Яшь булуына карамастан, тәҗрибәле җитәкчеләр кебек, ул үзенең эшен киләчәк буынны лаеклы тәрбия алырдай укытучылар, техник хезмәткәрләр коллективы туплаудан башлый.
Зал буйлап килүче укытучылар сөйләшә:
- Шушымы икән инде ачылачак дигән мәктәп?
- И-и, бу мәктәп булганчы әле...
- Ярар, ремонт башлаганнар бит инде, башлангычы бар, димәк, ахыры да булыр. Әле башта эшкә урнашырга кирәк.
- "Яшь булса да бик җитди кылана,"- дип ишеттем директор турында. Куркыта да димме, ни өчендер телем бәйләнгән кебек, сөйләшә алырмынмы икән инде?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның юбилей кичәсе | 12.03 KB |
Фикерләр
Раил Гатауллин
7 Июль, 2008 - 14:34
Permalink
Юбилей кичәләре
Дуслар!!! Андый юбилей кичәләре сездә дә үтәме? Безгә аларның сценарийларын юлласагыз аларны бик теләп Ресурслар бүлегендә унаштырырбыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин