Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы V этабы (2008)
Мәктәп укучыларының 2007–8008 уку елында узган Бөтенроссия олимпиадасының V этабында 4548 7–11нче сыйныф укучылары катнашкан, дип хәбәр итә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты. Соңгы сынауда 1382 кыз һәм малай призлы урыннар алган. Чагыштыру өчен, 2005–2006нчы уку елында 816 укучы җиңү яулый, ә былтыр – 1230.
Олимпиада ел да 5 этапта уза. Россия законнары нигезендә Россиякүләм олипиада җиңүчеләре югары уку йортларына, урта һөнәри белем бирү оешмаларына имтихан тапшырмый укырга керү хокукын ала.
2007-2008 уку елында олимпиаданың соңгы этабы 21 предмет буенча узган:
Инглиз теле (Түбән Новгород),
Астрономия (Новороссийск),
Биология (Уфа),
География (Белгород),
Информатика (Тверь),
Тарих (Тула),
Рус әдәбияты (Алабуга),
Математика (Кисловодск),
Немец теле (Түбән Новгород),
Җәмгыять белеме (Казан),
Хокук (Уфа),
Рус теле (Кисловодск),
Хезмәт (Тамбов),
Физика (Новосибирск),
Физик культура (Ульяновск),
Француз теле (Ульяновск),
Химия (Уфа),
Экология (Геленджик),
Икътисад (Мәскәү өлкәсе),
Эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләре һәм кулланучылык белемнәре (Мәскәү өлкәсе),
Политехник олимпиада (Мәскәү).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы V этабы (2008) | 74 KB |