Яшел Үзәндә уку йортларының 1 сентябрьгә әзерлеге - 80 процент
Райондагы белем йортларын капиталь ремонтлауга 29 миллион сум бүлеп бирелгән.
Яшел Үзән муниципаль районында барлык уку йортларында да яңа уку елына әзерлек эшләре бара. Быел шәһәрнең 10, 11, 14 нче мәктәпләрендә, районның Осиново гимназиясендә һәм Әйшә мәктәбендә капиталь ремонт ясала.
Яшел Үзәнгә капиталь ремонт программасы буенча 29 миллион сум һәм балалар иҗаты үзәгенә җиһазлар алу өчен 13 миллион сум бүлеп бирелгән. Республика җитәкчелеге Осиновода яшәүчеләргә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзеп бетерергә булышкан. Бу объектка 83, 6 миллион сум бюджет акчасы бүлеп бирелгән.
Шулай ук янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү чараларына да уку йортларына 19, 5 миллион сум бүленгән.
Районның мәгариф идарәсе көн саен ремонт эшләре буенча мониторинг үткәрә. Һәм бүген уку йортларының әзерлеге 80 процент дип бара. Белем көненә барлык уку йортларында төзелеш эшләре төгәлләнәчәк һәм балалар чиста сыйныфларга укырга киләчәк, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru