Казанның беренче класска барачак 1468 баласына мәктәп сумкасы биреләчәк
19 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Күп балалы 78 гаиләгә өстәмә ярдәм булачак.
Республика һәм Шәһәр көне җитәр һәм яңа уку елы башланыр алдыннан, Казанның быел беренче класска барачак 1468 баласына “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары салынган мәктәп сумкалары биреләчәк. Бу балалар аз тәэмин ителешле гаиләләрдә үсә. Мәктәп алдыннан 5әр һәм аннар күбрәк бала үстерүче 78 гаиләгә өстәмә ярдәм булачак.
Шул хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru