Татар яшьләре көннәрендә илнең 30 дан артык төбәгеннән 180 ләп делегат катнашачак
1990 нчы елдан башлап, һәр ел саен Татар яшьләре көннәре Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән татар телен белүче һәм татар халкының иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашучы яшьләрне берләштерә. Быел үз мәдәниятенә, милләт тормышына битараф булмаган татар егетләре һәм кызлары өчен XXIII Татар яшьләре көннәре 2013 нче елның 25-31 август көннәрендә Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә “Идел” яшьләр үзәге базасында узачак. Әлеге чарада быел Россия Федерациясенең якынча 35 ләп төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан) 180 ләп делегат катнашу хокукын алды. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхфәтуллина хәбәр итте.
Татар яшьләре көннәренең максаты – туган телгә, тарихка, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү аша яшь буынны милли-мәдәни рухта тәрбияләү. РФ төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең яшьләр оешмалары арасында һөнәри һәм мәдәни багланышларны ныгыту, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу.
Ләйсән Төхфәтуллина билгеләп узганча, татар яшьләре көннәре программасында татар халкының телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, вокал һәм хореография буенча дәресләр каралган. Татар яшьләре көннәре делегатлары төрле семинар-тренингларда, түгәрәк өстәл утырышларында катнаша, хакимиятнең дәүләт органнары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм ММЧ вәкилләре белән очраша. “Моннан тыш, теманы алдан хәбәр итеп, делегатлар тәҗрибә уртаклашу максатыннан түгәрәк өстәл утырышларын оештыру мөмкинлегенә дә ия”, - дип белдерде яшьләр үзәге директоры. 30 нчы август көнне делегатларны Республика һәм шәһәр көненә багышланган чараларга алып бару, Болгарга сәяхәт үткәрү һәм алар өчен башка экскурсияләр оештыру күздә тотыла. Татар яшьләре көннәре кысаларында “Татар кызы”, “Татар егете” һәм башка конкурслар үткәреләчәк. Татар яшьләре язучы Рабит Батулла, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Г. Камал театр артисты Әзһәр Шакиров, Альберт хәзрәт Крганов һәм башка танылган шәхесләр белән очрашачак.
Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова исә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның Татар яшьләре көннәрен уздыруны 1990 нчы елдан бирле үз химаясе астына алуын билгеләп үтте. “23 ел дәвамында татарларның тарихи ватанына килергә теләүчеләр кимеми. Бу безне, оештыручыларны бик сөендерә. Шушы еллар дәвамында Татар яшьләре көннәре максатлары, катнашучылар һәм программа үзгәрсә дә, әлеге чара актуальлеген югалтмый” – дип билгеләп узды ул.
Әйтергә кирәк, катнашучылар арасында Татарстаннан вәкилләр юк. Ләйсән Төхфәтуллина моны чит төбәкләрдән катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп булганлыктан, өстенлекнең, беренче чиратта, аларга бирелүе белән аңлатты. Ә үзебезнекеләрне башка вакытта аерым очраштырырга да мөмкин, дип саный ул. Ләйсән Төхфәтуллина әйтүенчә, быелгы Татар яшьләре көннәрендә, 90 нчы еллар башында ук шушы чарада актив катнашкан, аның үткәрелүе белән кызыксынган, шушы хәрәкәтнең чишмә башында торган ветераннар чакырылачак. Дөрес, кайберәүләр теге яки бу сәбәпләр аркасында килә алмауларын хәбәр иткән, әмма Татар яшьләре көннәренең 25 еллык юбилеена һичшиксез килергә тырышачакбыз, дип вәгъдә биргән.
Ләйсән Төхфәтуллина ассызыклап үткәнчә, Татар яшьләре көннәренең төбәкләрдә кечкенә проектлар рәвешендә дәвам иттерелүе – куанычлы күренеш. “Ике ел элек Самара шәһәрендә Самара өлкәсе яшьләрен җыйган татар дискотекасы иртәнге сәгать 6 га кадәр дәвам итте. Анда илнең төрле төбәкләреннән чиратлашып 7-8 ди-джей эшләде. Бу шаккатмалы иде”, - ди ул.
Татар яшьләре көннәре кысаларында яшьләр өчен милли-мәдәни чаралар үткәрү буенча методик мәгълүматлар җыентыгын чыгару инде традициягә керде. Быел әлеге җыентык 30 төбәктән җибәрелгән программаларга нигезләнеп төзелде.
Татар яшьләре көннәрен оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге.
Чыганак: http://tatarile.org