Энгель Фәттахов: “Ни өчен милли мәктәп төшенчәсе кимчелекле мәктәп синонимына ия булырга тиеш?”
Республика дәрәҗәсендә кабаттан республиканың кайбер район үзәкләрендә татар мәктәпләре эшләмәү мәсьәләсе кузгатылды.
Кичә педагогларның Арчада узган республика киңәшмәсе вакытында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов милли мәгариф өлкәсендәге үзен борчыган мәсьәләгә тукталды. Кабаттан республиканың кайбер район үзәкләрендә татар мәктәпләре эшләмәү мәсьәләсе кузгатылды.
“Инде ничә еллар тәнкыйтьләнүгә дә карамастан, бүген алты район үзәгендә татар мәктәбе генә түгел, татар телендә укыту сыйныфлары да булдырылмаган. Бу Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш һәм Спас район үзәкләре. Бу бик зур хата. Мәктәпләребездә рус телендә генә укытуның Бердәм дәүләт имтиханының рус телендә булуына сылтау, телне саклау – гаилә эше ул дип карау – тамырдан дөрес түгел. Ни өчен милли мәктәп төшенчәсе кимчелекле мәктәп синонимына ия булырга тиеш? Ана теле – ул кешенең үзен саклап калу, яшәтү чарасы, кешенең умыртка баганасы. Бөек Гете: “Үзенең ана телен белмәгән кеше чын мәгънәсендә шәхес була алмый”, - дип язып калдырган”, - диде министр.
Һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләнең нигездә алардан торуын ассызыклап үтте. “Шунлыктан аны, җитди рәвештә якын килеп, хәл итүегезне сорыйм”, - дип сүзен тәмамлады Энгель Фәттахов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
qdb
24 Август, 2013 - 01:37
Permalink
кукмарада бер мәктәптә кайбер
кукмарада бер мәктәптә кайбер фәннәр татарча укытыла ди. 2008 гә хәтле бөтен фәннәр дә татарча иде анда. мин аны 2001 дә тәмамладым. мин бу үзгәрешкә риза түгел. кукмарада тагы 3 урыс мәктәбе бар. аларында да элек, якынча 2003 кә хәтле, татар класслары бар иде. әмма ул татар класслары 1991 нче ел тирәсендә генә ачылган иде. ә мин укыган татар мәктәбе әллә кайчаннан бирле татар мәктәбе булган, гел.
егэ өчен тагын бер комплект урысча дәреслек алырга тәкъдим итәм, әмма ул дәреслекләрне өйләрендә үзләре өстәмә рәвештә укысынга...