Зәйдә район беренчелегенә хоккей буенча яшүсмерләр командалары арасында ярышлар булды
26 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Анда Оренбург, Ижау, Казан, Чаллы һәм Зәйдән яшь хоккейчылар командалары катнашты.
Зәй шәһәренең “Яшьлек” боз сараенда Зәй муниципаль районы беренчелегенә хоккей буенча яшүсмерләр командалары арасында ярышлар булды. Анда Оренбург, Ижау, Казан, Чаллы һәм Зәйдән яшь хоккейчылар командалары катнашты.
Уеннар нәтиҗәсе буенча I урынны “Чаллы” командасы яулады. Оренбургтан “Юбилейный” – II, Зәйдән “Яшьлек” – III, Ижаудан “Ижсталь” – IV, Казанның “Зилант” командасы – V урында.
Ярышларны оештыручылар иң оста уенчыларны да билгеләделәр. Никита Зотов (Зәй), Данияр Нотфуллин (Чаллы), Клим Руковицын (Оренбург) иң оста капкачы буларак танылды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru