Аксубайда яңа уку елы башына 1-3 яшьтәге 99 бала балалар бакчасында урын белән тәэмин ителмичә калган
27 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе бакчаларында урыннар бөтенләй юк диярлек.
Аксубай муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирүнең 30 учреждениесендә һәм биш “Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы” комплексында 1156 бала тәрбияләнә. Районда яшәгән бәләкәчләрнең 63,9 проценты балалар бакчасына йөри, 261 бала үз чиратын көтә.
Яңа уку елы башына 1-3 яшьтәге 99 бала балалар бакчасында урын белән тәэмин ителмичә калган. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе бакчаларында урыннар бөтенләй юк диярлек (100 урынга 127 бала). Район үзәгенең төньяк-көнбатыш өлешендә яңа заманча балалар бакчасы төзү проблемасы килеп туган, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru