Быел Әлмәттә 10 мәктәпкә капиталь ремонт ясала
Моның өчен республикадан 190 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Быелгы елда Әлмәт муниципаль районында республиканың капиталь ремонт программасы нигезендә 10 мәктәптә төзекләндерү эшләре башкарыла. Мәктәпләрнең күбесендә эшләр ахырына якынлашкан инде. 11 нче номерлы урта белем мәктәбе һәм үзенең 45 еллыгын билгеләп үткән Рус Акташы мәктәпләре яңарган килеш ишекләрен ачтылар инде. Бу мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрүдә генераль подрядчы буларак “Авангард” ҖЧҖ катнашкан.
Мәктәпләрне ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты Марат Гирфанов катнашты. Үз чыгышында ул райондагы 10 мәктәпнең ремонтына республика бюджетыннан 190 миллион сум акча бүленеп бирелүен әйтте.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru