Бөгелмәдә Шүрәле пәйда булды
28 Aug, 2013 Гөлназ Талипова 0
Быел Бөгелмәнең үзәк мәйданында төзекләндерү эшләре барышында Габдулла Тукайның әкият поэмасы герое Шүрәле сынын урнаштырдылар. Экспонатны Бөгелмә сынчысы Андрей Майер ясаган.
Аның биеклеге – 2,65 метр, авырлыгы 3 тоннадан артык. Әкият герое бетоннан коелган, махсус тышча белән эшкәртелгән. Шүрәлене автор ярты ел эшләгән. Бөгелмә шәһәре архитекторы Марсель Каюмов әйтүенчә, сынны бирегә урнаштыру бик отышлы, чөнки бу әкият герое бөгелмәлеләрнең яшенә дә, картына да бик таныш. Өстәвенә әкият кунагы бөгелмәлеләрнең яраткан ял итү урынына милли аһәң биреп тора.
Чыганак: http://tatarile.org