Чирмешәндә укытучыларның традицион август киңәшмәсе булып узды
Быел ул “Муниципаль районда яңа белем һәм тәрбия бирү технологияләрен җәелдерү” темасына багышланды.
Чирмешән муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Быел ул “Муниципаль районда яңа белем һәм тәрбия бирү технологияләрен җәелдерү” темасына багышланды.
Конференция эшендә узган уку елы белән чагыштырганда быелгы БДИ һәм БРИ нәтиҗәләрененең уңайрак булуы билгеләп үтелде. Белгечләр мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, яңа уку елына әзерлек мәсьәләләренә тукталды.
Чара барышында булачак беренче сыйныф укучыларына “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында букчалар тапшырылды. Быел мәктәпкә тәүге тапкыр 166 бала бара.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы җиткерә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru