Лениногорскида узган август киңәшмәсендә белем бирү процессына уку-укыту технологияләрен кертү турында сөйләштеләр
Пленар утырышта узган уку елына йомгак ясалды, яңа бурычлар һәм мәгариф системасы үсешендә юнәлешләр билгеләнде.
Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда узган педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә мәктәпләр эшчәнлеге, белем бирү процессына уку-укыту технологияләрен кертү турында сөйләштеләр. Киңәшмә эшендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм башкалар катнашты.
Пленар утырышта узган уку елына йомгак ясалды, яңа бурычлар һәм мәгариф системасы үсешендә юнәлешләр билгеләнде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин үзенең кереш сүзендә яңа уку елына әзерлек, мәктәпләрдә узган капиталь ремонт, мәгарифтәге реформаларга, дәрестән соңгы эшчәнлеккә, районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм башка күп санлы мәсьәләләргә шулай ук кайбер проблемаларга тукталды, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru