Азнакай хәйриячеләре 107 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга ярдәм итте
Акциядә барлыгы 131 коллектив катнашкан.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында Азнакай муниципаль районында беренче сыйныфка баручылар өчен Балалар иҗаты үзәгендә чара булды. Әлеге чара муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлеге, предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга мәктәпкә барырга ярдәм итү йөзеннән үткәрелә.
Районда беренче сыйныфка барлыгы 655 бала бара. Аларның 107 сенә уку кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк иттеләр. Шулай ук Татарстан мәйданында 2-4 нче сыйныфта укучы 174 балага да шундый портфельләр тапшырылды.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу игелекле традициягә башлангыч салган ТР Президентына, акциядә үзеннән зур өлеш кертүче “Татнефть” ААҖнә, актив катнашкан предприятие-оешмаларга тирән рәхмәтен белдерде, ә балаларны тырышып укырга, әти-әниләрен, укытучыларын тыңларга, җәмгыятебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә чакырды.
– Акциядә 131 коллектив катнашты. Портфельләрне 1 сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр барлыгы 512 бала ала. Мохтаҗларга игътибарлы булып, игелекне көн дә кылып яшәргә тиешбез, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Бу хакта “Маяк” газетасы хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru