Әлкидә 30 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясендә район оешмалары, эшмәкәрләр үзеннән өлеш керткән.
Әлки муниципаль районындагы “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында үткәрелгән чарада аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балалар өчен әлеге бүләкләрне әзерләүдә район оешмалары, эшмәкәрләр Гөлнәзирә Низамова, Дамир Әһлиуллин, Римма Гыйрфанова, бертуган Мәрдегалләмовлар, Роза Шәйхетдинова һәм башкалар үз өлешләрен керткән.
Бу хәйрия чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, әти-әниләр катнашты. Алар игелекле райондашларыбызга рәхмәт әйттеләр, балаларга укуда уңышлар теләделәр, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru