Татарстан академиклары оклады күтәреләчәк
1 сентябрьдән Татарстан академикларының оклады күтәреләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе гомуми җыелышында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.
Әле 22 майда ук Россия Федерациясенең Примьер-министры Владимир Путин Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм Россия Фәннәр академиясе президенты Юрий Осипов белән очрашуында академикларның хезмәт хакы (оклад турында сүз бара) 20дән 50 меңгә күтәреләчәге турында хәбәр иткән иде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, академик исеме өчен окладларны күтәрү мәсъәләсе Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы белән килешү стадиясендә. Күпмегә күтәреләчәк? Академикларның оклады ничә мең булачак? Төгәл генә бу сан әлегә билгеле түгел.
Чыганак: www.tatar-inform.ru