Укытуда яңа технологияләр
“Мәгарифтә мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр: глобаль үсеш тенденцияләре”. 26 июнь көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә шушы исем астында халыкара конференция узачак. Чараны оештыручылар арасында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Microsoft, Polymedia, REDLAB/RADCENTER кебек компанияләр, мәгариф өлкәсендә консалтинг һәм маркетинг тикшеренүләр республика үзәге бар.
Барлыгы конференциядә 300дән артык белгеч катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге. Бу Мәскәү, Оренбург, Чиләбе, Киров, Кемеров өлкәләре, Ханты-Мансийски автоном округы, Краснодар өлкәсе вәкилләре һ.б.
Мәгариф өлкәсенә мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр кертүдә Россия һәм чит ил тәҗрибәсе белән уртаклашу әлеге конференциянең төп максаты, дияргә була.
Чит ил мәгариф оешмаларын мәгълүматлаштыруда кулланылган масштаблы проектлар, укыту киңлеген техник тутыру ысуллары, “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында эшләнгән проектлар – болар барысы да конференциядә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Тагын бер яңалык - чара барышында SMART компаниясе җитәкчесе Ненси Ноултон Калгари шәһәреннән (Канада ) интекрактив режимда чыгыш ясар, дип көтелә.
Шулай ук конференция кысаларында инглиз телен дистанцион юл белән укыту мисалын Казан шәһәренең 9нчы мәктәбе укучылары күрсәтәчәк.