О, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы
Максат: Белем бирү максаты (укытучы өчен): татар сүзләре һәм алынма сүзләрдә о, ө, ы, э(е) хәрефләрен дөрес язу, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә дөрес аера белү күнекмәләре формалаштыру.
Укучы өчен: универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.
Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.
Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисен һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация, биремле карточкалар (вариантларда эшләү өчен әзерләнгән таратма материал); дәреслек: Татар теле:рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 5нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен), Ф.Харисов,Ч.М.Харисова-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012-159 б.
Дәрес планы
I. Оештыру моменты.
1.Укучыларны сәламләү.
2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү, дежур укучы рапортын тыңлау.
3.Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.
II. Өй эшен тикшерү.
1.Укучыларга өй эшен тикшерү максатыннан тест биремнәре тарату.
2.Җавапларны парларда тикшерү.
3.Нәтиҗә ясау.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
О, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы | 23.37 KB |