“Милләтләр кроссы-2013”тә Казан да катнаша
Казанда 22 сентябрьдә россиякүләм “Милләтләр кроссы-2013” йөгерү көне оештырылачак. Традицион йөгереш “Казан-арена” янындагы мәйданда узачак.
“Милләтләр кроссы” – Россия территориясендә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. “Милләтләр кроссы”нда Татарстан шәһәрләреннән Казан гына катнаша. Татарстан башкаласыннан тыш массакүләм йөгереш илебезнең тагын 79 шәһәрендә узачак.
Россиякүләм йөгереш көне – массакүләм йөгереш кенә түгел, ул шәһәр тормышында социаль яктан әһәмиятле чара да булып тора. Спортны сөючеләр белән беррәттән стартка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган профессиональ спортчыларның, спорт ветераннарының, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең чыгуы милләтне сәламәтләндерүгә әһәмиятле өлешен өсти, дип яза Казан шәһәре сайты.
2,5 км озынлыкта булган, күп кеше катнашындагы чабышта 20 меңнән артык казанлы (мәктәп укучылары, балалар һәм яшьләр спорт мәктәпләрендә укучылар, югары һәм урта уку йортлары студентлары, спортчылар, спорт ветераннары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре) катнашыр дип көтелә.
Шулай ук “Милләтләр кроссы” программасында гаиләләр командасы йөгереше (гаилә составы: әти, әни, 6-8 яшьлек һәм 10-11 яшьлек балалар) һәм спорт ветераннары йөгереше дә була.
“Милләтләр кроссы”нда катнашырга теләүчеләр мандат комиссиясенә паспорт яисә туу турында таныклык, мәҗбүри медицина страховкалау полисы, табибтан рөхсәт яисә үз сәламәтлеге өчен җаваплылыкны раслау турындагы шәхси рөхсәт документларын 17-21 сентябрь көннәрендә түбәндәге адрес буенча китерергә мөмкин: Ташаяк урамы, 2а (Үзәк стадион). Әлеге пунктлар 10.00 – 18.00 һәм 22 сентябрь көнне иртәнге 8дән алып 9га кадәр эшләячәк. Мандат комиссиясенең телефоны: 292-07-87.
Моннан тыш, Russiasport.ru сайтында “Милләтләр кроссы” катнашучылары өчен он-лайн теркәлү хезмәте ачык, дип хәбәр итә мэрия сайты.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt