Башкалада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы игълан ителде
17 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Бүген республикада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланды.
Әлеге акция кысаларында балалар һәм үсмерләрнең наркотик куллануын кисәтүгә юнәлтелгән проектлар тормышка ашырылачак. Ай дәвамында белем бирү йортларына наркотик куллануга каршы юнәлдерелгән федераль һәм республика програмалары кертеләчәк, халык күп йөргән урыннарга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган материаллар урнаштырылачак.
Казанның район хакимияте, полиция бүлеге, Пенсия фонды биналарында гражданнарның законсыз наркотиклар әйләнеше хакында мөрәҗәгате өчен махсус әрҗәләр дә куелачак.
Проект турында тулырак мәгълүматны www.antinarc.ru сайтының “Наркотикларсыз тормыш” бүлегенә кереп белергә мөмкин.
Чыганак: http://vatantat.ru