Мөгаллимнәргә яхшы эшләргә стимул
18 Sep, 2013 Гөлназ Талипова 0
Казанның 340 мөгаллиме “Безнең иң яхшы укытучыбыз” республика бәйгесендә җиңү яулаган. Әлеге педагогларның хезмәт хакына ай саен 7800 сум өстәлеп барачак.
“Безнең яхшы укытучыбыз” республика грантын Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы өләшә. Конкурста катнашу өчен барлыгы 8449 заявка кабул ителгән. 900 гариза Казан мөгаллимнәреннән алынган. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларын сайлап алу 17нче апрельдән 27нче августка кадәр узган.
Әйткәнебезчә, грант откан педагоглар арасында Казан укытучылары шактый. Алар республика конкурсы нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләрнең 20 процентын тәшкил итә. Күбесе Вахитов, Яңа Савин һәм Совет районнары мәктәпләрендә эшли.
Чыганак: http://www.intertat.ru