Алда аларны янә сынау көтә
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бер авыр сынау бетте, ә икенчесе әле алда гына. 2008 елда 1 миллион абитуриент булачак. Билгеле, әлеге миллионның шактые документларын югары уку йортлары кабул итү коммисияләренә юллар, дип фараз ителә.
Бүгенге көндә документларны төрле юл белән биреп була. Мисал өчен, Санкт-Петербург дәүләт университеты быелдан документларны хәтта on-line режимда кабул итәчәк. Мондый мөмкинлекне ул «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында откан грант хисабына алды.
Күпчелек югары уку йортлары исә докуметларны гадәттәге юл белән кабул итәчәк. Бу гомуми урта белем алу турында аттестат, фотосурәт, медицина справкасы. Быелдан БДИ нәтиҗәләренең дә көче бар.
Әлегә күпчелек юагры уку йортларында читтән торып уку бүлекләренә генә гаризалар кабул ителә. Көндезге бүлектә укырга теләүчеләр өчен коммисия якынча 20 июньнән соң - кабул итү баллары билгеле булгач эшли башлаячак.