Күккә юл “кояшлы”дан башлана
"Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайонында яшәүчеләрнең күптәнге хыяллары тормышка ашты: яңа уку елында биредә 1000 укучыга исәпләнгән өр-яңа мәктәп үзенең ишекләрен ачты" - дип хәбәр итә үзенең битләрендә "Сабантуй" газетасы. Дөрес, хәзергә ул 650 малай һәм кызны гына кабул итте, ә менә беренче сыйныфка укырга килүчеләрнең саны 100дән дә артып китте. Әлеге 35нче мәктәп ачылышында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Ә бинаның төзелешенә зур көч куйган «Ак Барс» банкының Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин мәктәп директоры Елена Глухаревага символик ачкыч тапшырды.
Мәктәпне киләчәктә Аэрокосмик белем үзәгенә әйләндерергә дә җыеналар. Шуңа күрә биредә физика, математика, химия фәннәрен һәм чит телләрне тирәнтен өйрәнү планлаштырыла. «Дөрес, безнең максат укучыларыбыздан космонавтлар тәрбияләү түгел, — диде директор. — Без аларда техник фәннәргә кызыксыну уятырга тырышачакбыз. Шулай да, кем белә, техник вузларда укырлык укучылар чыгара алсак, алар арасында космонавтика белән кызыксынучы да табылмый калмас».
Чыганак: http://sabantuy.net