Камал артистларын хөрмәтләделәр
Г.Камал исемендәге театрның әйдәп баручы актерлары - Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.
Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылында әлеге авылдан чыккан күренекле артистлар, Г.Камал исемендәге театрның әйдәп баручы актерлары - Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.
Моннан алтмыш еллар чамасы элек, мәктәпне тәмамлау белән, Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров, театр училищесына керергә дип, җәяүләп диярлек туган авылларыннан чыгып китәләр. 1961 елны алар М.Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлыйлар һәм Татар академия театры труппасына кабул ителәләр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru