IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды!
27 Sep, 2013 root 0
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды, дип хәбәр итә бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru).
Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 73 гариза килгән, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры илгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булган.
Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашкан. Бәйгенең финалына 34 интернет-проект узган, алар белән бәйгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Чыганак: http://konkurs.belem.ru