Ташкентта Татарстан көннәре узды
22 сентябрь көнне Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендәге “Төркестан” cараенда татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган Татарстан көне узды. Бу чараны шәһәрнең Татар мәдәният үзәге РФның Үзбәкстандагы илчелеге, Республика интернациональ мәдәният үзәге һәм ТРның ҮРда вәкиллеге булышлыгы белән оештырды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъматулина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты. Алар милләттәшләребезне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котладылар.
Бәйрәм чарасы котлаулар һәм җыр-моң белән бергә үрелеп барды. Ташкентта яшәт иҗат итүче Татарсстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Р.Баймурзина, Р.Манняпова, Үзбәкстанның атказанган артистлары Д.Миняева һәм М.Хәкимов, Башкортстанның атказанган артисты Ф.Халдарова, “Яшьлек”, “Дуслык”, “Булгар” ансамбльләре чыгышларын, шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Фәридә -Алсу дуэты, Чулпан Әхмәтҗанова җырларын татар тамашачысы алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмде. Тантана татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.