Татар мультфильмнарын Каннада күрсәтәчәкләр
3 октябрь көнне «Мир» кинотеатрында танылган татар язучысы Абдулла Алиш (аның тууына быел 105 ел) әсәрләре буенча ясалган «Татармультфильм» берләшмәсенең хәйрия мультфильмнары күрсәтелде.
«Татармультфильм» Абдулла Алишның «Батыр һәм куркак», «Сыерчык һәм мактанчык чыпчык», «Ике әтәч», «Куянкай», «Сер тотмас үрдәк» кебек танылган әкиятләрен экранлаштырган.
Бу мультфильмнар Казанда узган халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтелде һәм тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Шоу кысаларында шулай ук үзенчәлекле язучы Фарсель Зыятдиновның «Карга һәм бал корты» әсәре буенча язылган «Карбыз» мультфильмының премьерасы да булды. Аны күрсәткәнче язучы тамашачы каршында чыгыш ясады. Шулай ук «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев, баш режиссер Сергей Киатров һәм мультфильмнарга язылган музыка авторы Азат Хөсәенов мультфильмнарны ясау һәм татар анимациясенң үсеше турында сөйләделәр.
Анимацион студия үзенең фильмнарының премьерасын инде өченче тапкыр оештыра.
Чарага Казан мәктәпләре укучылары, кинематографлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чакырылган иде.
Казанда премьера узганнан соң Абдулла Алиш әкиятләре буенча ясалган анимацион фильмнар Россия программасы кысаларында халыкара MIP Junior шоуында Каннада күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Татармультфильм».