"НаноПитер-2008"
Шушы көннәрдә Россиянең төньяк башкаласы Санкт–Петербургта "НаноПитер-2008", дигән Халыкара яшьләр конференциясе старт алды. Физикада наносистемалар – әлеге җыенның төп темасы. “Нанофизика дөньякүләм фәндә приоритет юнәлеш булып санала. Ул шулай ук Россия сәясәтенең дә төп инновацион юнәлеше санала”, – дип ассызыклаганнан Россия Фәннәр академиясенең Санкт–Петербург фәнни үзәгендә.
Җыенның нәкь менә Санкт-Петербург шәһәрендә узуы гаҗәп түгел. “Ленинград–петербург физика фәнни мәктәбе” күптәннән югары абруй казанган.
Санкт–Петербург барлыгы 15 илдән талантлы яшь галимнәрне кабул итәчәк. Бу Россия, АКШ, Германия, Израиль, Франция, Нидерландлар, Бөекбритания, Италия, Швецария, Норвегия, Финляндия, Дания кебек фән ягыннан алга киткән илләр.
Конференциядә нанофизикада булган яңа ачышлар турында сүз барачак. Алга таба бу өлкәдә алып барылачак тикшеренүләрне дә читләп узмаячаклар.
Чыганак: ИТАР–ТАСС.