Казан элемтә электротехникумында укучы 35 студент тармак предприятиесеннән исемле стипендия алды
Исемле стипендияләр кичә тапшырылды.
Кичә Казан элемтә электротехникумы студентларына исемле стипендияләр тапшыру тантанасы булды. 2013-2014 уку елында уңышларга ирешкән 35 иң яхшы студент “Таттелеком” ААҖ компанияләре, РТРС филиалы “РТПЦ РТ”, “Татарстан почтасы” ФПЭИ –“Россия почтасы” филиалы, “Казгорсеть” ЯАҖ, “ИТ-парк” һәм “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП нең исемле стипендияләренә ия булды.
“ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тармак оешмалары белән бергә киләчәктә дә инициативалы һәм энергияле яшьләргә ярдәм күрсәтәчәк. Тармакларга яшь, талантлы, максатчан хезмәткәрләр кирәк”, - дип билгеләп үтте министрлыкның кадрлар бүлеге җитәкчесе Светлана Афанасьева, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru