Бүген Казанда Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә уза
18 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0
Кичәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең катнашуы көтелә.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасы Халык шагыйре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә уза. Кичәне ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге һәм “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте оештыра.
Бүген кичәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең катнашуы көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru