Тинчурин театрында – юбилей!
Язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Бер тамчы ярату” спектаклендә Рабига ролен юбиляр үзе башкарачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Театрдагы иҗат юлын 1972 елдан башлап җибәргән Тәслимә ханым Файзуллина Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган.
Сәнгатькә багышлаган кырыктан артык иҗат гомерендә берсеннән – берсе үзенчәлекле образлар тудырган актриса ул. Образларының һәрбер тамашачыга якын һәм кадерле. Тамашачы аны педагог һәм инсценировкалар авторы буларак та яхшы белә.
Тәслимә Фәйзуллинаның сәхнәдә башкарган төп рольләре: Хай Вахитның «Беренче мәхәббәт»ендә Рәхилә, Фәтхи Борнашның «Яшь йөрәкләр»ендә Сәрби, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында Гөлчирә, Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге"ндә Гөлсем, Илдар Юзиевнең "Гашыйклар тавы"нда Ләлә, Нәбирә Гыйматдинованың “Сихерче”сендә Убыр, Туфан Миңнуллинның “Саташу”ында Галиябану һ.б.
Юбилей-бәйрәм кичәсенә артистның сәхнә дуслары, хезмәттәшләре һәм иҗатын яраткан тамашачы киләчәк.