Татарстан студентларының чираттан тыш конгрессы булды
Кичә Казан дәүләт медицина университетында Татарстан студентларының чираттан тыш конгрессы булды. Ачылышы сәгать 12гә билгеләнгән әлеге чарада оешма Уставына Студентлар лигасы президентын сайлауның яңа процессын шәрехли торган мәсьәләдә үзгәреш кертү күздә тотыла.
Аерым алганда, конгресс делегатларына җитәкчелек сайлаганда турыдан-туры сайлау юлы тәкъдим ителә, шул рәвешле, анда республиканың һәр студенты катнаша алачак, дип белдерә “ТР Студентлар лигасы” яшьләрнең республика иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Валентин Шихобалов. Бүген, шулай ук, студентларның спорт клубларын ассоциациягә берләштерү һ.б. турында да сүз булачак. Аның концепциясе буенча эш былтыр майда ук башланган булган.
Студентлар конгрессында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Рафис Борһанов, Казан медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Тәрбия эшләре буенча проректорларның координацион советы рәисе Лариса Сулима һ.б. рәисми затларның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Студентлар лигасыннан матбугат үзәге җитәкчесе Евгения Зверяева.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru