Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач – 2013” татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы
22 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0
2013нче елның 31 нче октябрендә Казан шәһәрендә «Калфаклы сандугач» конкурс-фестивале узачак. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелә һәм татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 107 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Әлеге фестиваль-конкурс укучылар һәм укытучылар арасында зур популярлык яулады. Фестивальдә Казаныбызның, республикабызның һәм башка төбәкләрдән килгән музыка, сәнгать һәм гомуми белем бирүче мәктәп укучылары чыгыш ясый.
Конкурсның максаты - укучыларның талантын ачу, аларны “Татар сандугачы”, композитор Сара Садыйкова әсәрләрен өйрәнүгә җәлеп итү, татар җырын пропагандалау, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Уңышлар һәм жиңүләр Сезгә!
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat