Интернет тарафыннан милли телләргә куркыныч яный
2 Jul, 2008 Сылу 0
Бүген «Михаил Светлов» теплоходында өч көнлек лингвистлар конференциясе ачылды. Җир шары галимнәре “Интернет киңлеге шартларында телләр югалу куркынычы мәсьәләсе” турында фикер алышачак.
Әлеге очрашу ЮНЕСКО карамагында уза. Конференциядә дистәләгән ил вәкиле катнаша. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә якынча 400 тел кулланыла. Ләкин йөзләгән диалект өчен Интернет ресурлары туры килми. Галимнәр раславынча, XXI гасыр азагына Җир шарында кулланылучы барлык телләрнең 10 проценты гына яшәп калачак. Моны булдырмас өчен тиз арада Интернет челтәрендә телгә бәйле үзгәрешләр кертергә кирәк.