Мохтаҗ балаларны мәктәпкә әзерлиләр
«Гаилә» социаль ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан үткәрелә торган хәйриячелек акциясе кысаларында ике меңнән артык мәктәпкә барырга әзерләнүче мохтаҗ балаларга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары бүләк ителгән.
Бу күркәм традиция 7 ел рәттән сакланып килә. Агымдагы елда үзәк күп балалы 250ләп мохтаҗ гаиләгә ярдәм итәчәк. Ятим һәм инвалид балаларны да беренче сыйныфка барырга әзерләргә җыена «Гаилә» үзәге. Әлбәттә, хәлле, булыша алырлык кешеләрнең ярдәменә таянып.
Август аенда «Букча» дип аталган хәйрия акциясе «Исәнме, беренче сыйныф укучысы!» дигән балалар бәйрәме белән төгәлләнәчәк. Биредә мохтаҗ балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән букчалар тапшырылачак. Булачак мәктәп укучыларына төрле әкият геройлары катнашындагы театральләштерелгән тамаша да күрсәтәчәкләр.
Чыганак: "Интертат"