Яңа ел исе килә башлады
«Әкият» курчак театрында Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды. Бәйрәм уңаеннан татар һәм рус труппалары үз тамашаларын әзерли.
Яңа ел тамашалары биредә 20 декабрьдән старт алачак. 8 гыйнварга кадәр (1 гыйнвардан кала) дәвам иткән бәйрәм чаралары ике телдә бара, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Нәни тамашачылар игътибарына Александр Веселов пьесасы буенча «Солнышко и снежные человечки» һәм Наталья Абрамцеваның “Кыш бабай бүләкләре” (Ләбиб Лерон тәрҗемәсе) тәкъдим ителә. Бәйрәм чыршысы тирәли әйлән-бәйлән дә һәр баланың күңеленә хуш килер, ди чараны оештыручылар.
«Әкият» театры артистлары чын мәгънәсендә тылсымлы бәйрәм атмосферасы, өйдәге кебек Яңа ел каршылау тәэсире тудырырга ниятли. Артистлар һәр баланың күңелен күрергә вәгъдә итә.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында барлыгы 56 тамаша оештырыла һәм алда әйтелгән әкиятләр күрсәтелә. Бәйрәм тамашаларына билетлар12 ноябрьдән сатуга чыга.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt