Чулпан Хамматовага Россиянең Халык артисты исеме бирелде
31 Oct, 2013 Гөлназ Талипова 0
Татарстанда туып үскән артист һәм җәмәгать эшлеклесе Чулпан Хамматовага Россиянең Халык артисты исеме бирелде. Аңа әлеге дәүләт бүләген кичә Мәскәү Кремлендә Россия президенты Владимир Путин тапшырган.
“Без сезне гаҗәеп артист буларак кына түгел, ә күп еллар дәвамында авыру балаларга ихластан ярдәм итүче буларак та беләбез”, – дигән Президент Хамматовага.
Чыганак: http://tatarile.org