Галимнәр белемнең төрле өлкәләрендә иерархик системалар үсеше һәм динамикасы буенча Казанга фәнни-гамәли конференциягә җыелачак
Форум үткәрүнең актуальлеге исә иерархия проблемасына яңа карашлар булдыру кирәклегендә.
11-13 ноябрьдә Казанда “Иерархик системалар үсеше һәм динамикасы. Фәлсәфи, теоретик һәм кулланма аспектлары” темасына V халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылачак һәм ул рус, инглиз телләрендә барачак.
ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты үткәрәчәк форум турында оештыручылардан Эдвард Хакимов биргән аңлатма буенча, конференциядә шушы проблема буенча фәнни тикшеренүләр 6 секциядә аерым-аерым каралачак: иерархиянең фәлсәфи, системалы аспектлары, тәрбия һәм мәгариф, экология теорияләре һәм практикаларында системалы иерархик аспектлар (ике өлкә аерым карала), лингвистикада иерархик һәм когнитив-семиотик аспектлар, шулай ук табигый һәм социаль оештырылган системаларны иерархик тәртиптә коруны модельләштерүнең теоретик, методологик һәм практик мәсьәләләре.
Аерым алганда, галимнәр биология һәм медицина объектлары иерархиясе, аларның һәм геологиянең күп дәрәҗәле объектларын структур оештыруны модельләштерүдә теоретик һәм методологик мәсьәләләр, нефтьле һәм газлы подразделениеләрнең бердәм иерархик номенклатурасы моделен эшләү, физик географиянең катлаулы күп дәрәҗәле объектларын модельләштерү проблемалары, икътисад объектларын күп дәрәҗәле итеп оештыруны һәм алар белән идарә итүне, катлаулы техник системалар һәм социаль стратификацияләүне иерархик оештыруда модельләштерү теориясе һәм методологиясе һ.б. мәсьәләләрдә тәҗрибә өйрәнәчәк, фикер туплаячак.
Әлеге халыкара фәнни-гамәли конференция югарыда кузгатылган проблемалар буенча теоретик һәм методологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен гомумиләштерүне һәм белемнең төрле өлкәләрендә иерархия идеяләрен гамәлдә куллану юлларын анализлауны максат итә; иерархия проблемасы буенча тикшеренүләрнең торышын бәяләүне, шушы тикшеренүләрне җәелдерү буенча төрле белгечлектәге галимнәрнең эшләрен координацияләүне күздә тота. Форум үткәрүнең актуальлеге исә иерархия проблемасына яңа карашлар булдыру кирәклегендә, дип белдерә оештыручылар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru