Ульяновск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының II съезды узды
2013 елның 5 ноябрендә Ульяновск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының II съезды узды. Әлеге чараны оештыручылар - Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе.
Съездда Ульяновск өлкәсе Губернаторы – Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт рәисе С.И. Морозов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министры Е.В.Уба, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан дәүләт Советы депутаты Р.З. Закиров, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И.И. Гыйльметдинов һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Әлеге чара кысаларында ике Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Ульяновск өлкәсе мәгариф оешмаларының иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларына мактаулы исемнәр бирелде.
Белешмә өчен: 2013/2014 уку елында Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә 111 меңнән артык укучы белем ала. Татар милләтеннән булган укучылар саны - 14 мең, аларның 52% ы мәктәпләрдә татар телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә.