“Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” темасына V республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк
10 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы гомуми урта (9-11 сыйныфлар), махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучыларны әлеге конференциядә катнашырга чакыра.
Конференция кысаларында түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, тренинглар үткәрү планлаштырыла. Конференциядә катнашучылар өчен мәдәни чаралар да каралган.
Материалларны 2013 елның 30 декабренә кадәр тапшыру карала. Чара киләсе елның 21-22 февральләрендә үткәреләчәк.
Нигезләмәне карау өчен әлеге сылтама буенча күчегез.
Чыганак: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты