Белоруссиядә татар мәдәнияте белән танышалар
Шушы көннәрдә Минск шәһәрендәге «Чишмә» татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсе үзенең унбиш еллык юбилеен билгеләп үтә. Аның кысаларында татар милли мәдәниятенә багышланган берсеннән-берсе кызыклырак чаралар уздыру каралган.
Татарстанның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Поповның «Дуслык өчен каллиграфия» дип аталган күргәзмәсе - бәйрәм программасының төп элементы буларак карала. Рәссам кунаклар игътибарына төрки халыклар яшәеше турында сөйләүче иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк. Әле алай гына да түгел, Владимир Попов яшь белорус рәссамнары өчен каллиграфия буенча мастер-класслар да уздырыр, дип уйланыла.
«XIX-ХХ гасырда Казан татарлары киеме» дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе исә шулай ук берәүне дә битараф калдырмас, дип ышандыра оештыручылар. Әлеге рәсемнәрнең барысы да танылган рәссам, Татарстанда милли кием турында беренче китап язган Любовь Сперанская тарафыннан ясалган.
Бәйрәм кысаларында тамашачылар игътибарына «Югалту», «Рудольф Нуриев. Ватан белән саубуллашу» һәм «Борынгы Болгар» фильмнары да тәкъдим ителәчәк. Теләге булганнар исә татар теле буенча махсус бушлай курсларга да рәхим итә ала, дип хәбәр итә Россиянең Минск шәһәрендәге фән һәм мәдәният үзәге.