Сингапурлыларның максаты – өйрәтү
15 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
“Educare“ Сингапур компаниясе генераль директоры Майк Тируман бу атнада Әгерҗенең 2нче шәһәр мәктәбендә мастер-класслар бирә.
Бу атнада Әгерҗенең 2нче шәһәр мәктәбенә килгән “Educare“ Сингапур компаниясе генераль директоры Майк Тируман: “Безнең максат – белем бирүнең дөньядагы иң алдынгы методикасын сезнең дәресләргә кертүдә практик ярдәм күрсәтү, өйрәтү“, – диде.
Ул, әлеге мәктәптә өч дәрестә катнашып, Сингапур методикасына өйрәтүнең барышы белән танышты. Соңыннан укытучыларга, мәгариф идарәсе һәм мәгълүмати-методик үзәк белгечләренә әлеге алдынгы методиканы гамәлгә кертү буенча тәкъдим-киңәшләрен җиткерде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru