Ульян өлкәсенә татар теле белгечләре җитми
Ульянда яшәүче татар балаларын югары әзерлекле мөгаллимнәр генә укытырга тиеш. Шушы максатны күздә тотып, өлкәдә татар теле укытучылары әзерләүгә аеруча зур игътибар бирә башларга уйлыйлар.
Шушы көннәрдә Ульян өлкәсендә татар теле укытучыларының икенче съезды тәмамланды. Анда төбәк губернаторы Сергей Морозов, фән һәм мәгариф министры Екатерина Уба белән беррәттән Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты.
Хәзерге вакытта төбәкнең 160тан артык белем бирү учреждениесендә 5 меңнән артык бала татар теле, мәдәнияте һәм тарихын өйрәнә. Ике мәктәпнең башлангыч сыйныфларында исә рәсем, хезмәт һәм җыр дәресләре тулысы белән Тукай телендә үткәрелә. 12 мәктәптә татар теле дәресе аерым предмет буларак укытыла.
Әлеге съезд барышында кабул ителгән резолюциягә килгәндә, аның төп пунктлары төбәкне югары квалификацияле татар теле укытучылары белән тәэмин итүне күздә тота. Ульян өлкәсе җитәкчелеге бу эшчәнлекне кичекмәстән тормышка ашыра башларга тиеш, дип хәбәр итә Ульян өлкәсенең үзәк сайты.