Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара фестиваленең йомгаклау туры дәвам итә
6 – 23 ноябрьдә Театр коллективларының «Идел-йорт» XIII төбәкара фестиваленең йомгаклау туры дәвам итә.
Фестивальдә Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Баулы, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче муниципаль районнарыннан, Казан шәһәреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан, Cамара һәм Ульяновск өлкәләреннән 20 театр коллективы катнаша.
15 ноябрьдә Дүртөйле район мәдәният йорты Туфан Миңнуллинның «Яшьлек белән очрашу» спектаклен (режиссеры Азамат Гыйльманов) күрсәтте. 16-17 ноябрьдә Тукай, Баулы, Теләче районнары, Ульян өлкәсе театр коллективлары чыгыш ясады.
Фестиваль тәмамланганчы Яңа Чишмә, Буа, Лениногорск, Әлмәт халык театрлары, Самара өлкәсенең Камышлы районы үзешчән театр артистлары үз иҗаты белән таныштырачак.
25 ноябрьдә жюри утырышы булачак, анда фестивальгә йомгак ясалачак.
Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat