Курчак театрында татар әкиятләре саны арта бара! Иртәгә нәни тамашачыларны тагын бер татар әкияте көтә!
Курчак театрында татар әкиятләре саны арта бара! Иртәгә нәни тамашачыларны тагын бер татар әкияте көтә!
Тамашачылар соравы буенча А. Алиш исемендәге премия лауреаты Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачылар өчен татар әкиятләре санын арттырды. Әйтик, 20 ноябрь көнне сәгать 11.00 язучы һәм драматург Н. Дәүлинең «Җырлап узган җәй» спектакле булачак.
Автор спектакльдә бөтенебезгә дә таныш булган И.А.Крыловның “Чикерткә белән кырмыска” (“Стрекоза и муровей”) мәсәленнән сюжет китерә. Спектакль балаларда эшкә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисен тәрбияләүгә нигезләнгән.
ps. Бу спектакль Татар Дәүләт курчак театрында инде 15 елдан артык бара һәм диска яздырылып та сатуга чыккан. Шулай ук, Н. Дәүлинең «Җырлап узган җәй» спектакле X Халыкара төрки халыклар театр фестивале “Нәүрүз”дә катнашкан.