Энгель Фәттахов “Татар-информ” МАда мәктәпкәчә белем бирү перспективалары турында сөйләячәк
27 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Иртәгә сәгать 13.00 “Ттар-информ” МАда “Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү: үзгәрешләр һәм перспективалар” темасына матбугат коференциясе була. Журналистларның сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җавап бирәчәк.
Чара кысаларыда шулай ук әти-әниләрнең балалар бакчаларына түләүләре турында да сүз барачак. Өстәмә компенсация алу шартлары турында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләячәк.
pr@tatar-inform.ru адресы буенча, матбугат конференциясендә катнашу өчен, гаризалар кабул ителә. Матбугат чарасына керү редакция таныклыклары белән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru