«Владимирда татар халык мәдәнияте көннәре» IV нче өлкә фестивале
28 Nov, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
«Мәдәният дуслыгы аша халыклар дуслыгы» мәдәни-мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бәхет» татар мәдәни үзәге һәм «Бәхет» шәрыкъ халкы мәдәнияте Владимир региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы 29 ноябрьдан 1 декабрьга кадәр Владимир шәһәрендә IV нче өлкә фестивале «Владимирда татар халык мәдәнияте көннәре» уздыра.
Чараның максатлары:
- Владимир өлкәсендә татар телен, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү;
- Владимир өлкәсенең Татарстан Республикасы, Казан шәһәре белән эшчәнлеген ныгыту;
- Владимирлыларны татар халкы, аның тарихы, мәдәниятендә казанган уңышлары белән таныштыру;
- Яшьләрне үз милләтең өчен янып яшәү һәм үстерүгә өйрәтү, һәм шул ук вакытта башка милләтләргә дә кызыксыну булырга тиешлеген өйрәтү һ.б.
«Владимирда татар халык мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында берничә чара уздырылачак. Фестивальның төп вакыйгасы 2013 елның 1 декабре көнне Өлкә мәдәният һәм сәнгать сараенда узачак. Анда ТРның җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты булачак.
Белешмә өчен телефон: 8(920)6272126. E-mail: bahet@list.ru